Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда көн саен юлларга су сибәләр

Яр Чаллыда иртәнге 7дән кичке 17 сәгатькә кадәр даими рәвештә юлларга су сибелә.

+25˚та асфальтка көн саен су сибү юлны суыту һәм шул рәвешле колея барлыкка килүгә каршы тору өчен оештырыла.
«Әлеге эш юл полотносын саклап калу, колея барлыкка килмәсен өчен эшләнелә. Көн саен юлларга су сибергә 10-12 машина чыга, аларның һәркайсы якынча 4-5 рейс ясый, ә бу якынча 50 куб су», - дип сөйләде МУП "ПАД" директорының транспорт һәм эксплуатацияләү буенча урынбасары Илья Черкашин.
Төп проспектларны юуны алты махсус техника берәмлегеннән торган колонна башкара. Билгеләп үтик, су сибү машинасының цистернасы 9 куб су сыйдыра ала.
Моннан тыш, чәчәкләрне, клумбаларны аномаль эссе һава торышыннан саклау өчен, Яр Чаллыда төнге су сибү оештырылган. Көн саен 18:00дән 6:00гә кадәр шәһәрдә «Горзеленхоз» бригадаларыннан җиде махсус машина эшли. Көн саен яшел үсентеләргә су сибүгә кимендә 1000 куб су китә, дип хәбәр итә шәһәр сайты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар

2
X