Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда коронавирус авыруы белән 141 кеше медицина күзәтүе астында

Коронавирус йогышы буенча эпидситуация турында матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Чаллыдагы идарәсе җитәкчесе Илгизәр Бариев сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, шәһәрдә авыруның 4 510 лабораториядә расланган очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 858,8 тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 5,4%ка югары. 141 кеше медицина күзәтүе астында. Медицина күзәтүенең вакыты чыгу һәм савыгу белән бәйле рәвештә 10 049 кеше исәптән төшерелде.
«Республикадагы катлаулы вәзгыятьне исәпкә алып, Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина "Татарстан Республикасында эпидемия күрсәткечләре буенча гражданнарның аерым категорияләренә COVID-19га каршы мәҗбүри вакцинация үткәрү турында" 11.10.20 елгы, №7 Карарына кул куйды. Әлеге карарда коллективларда прививка ясатырга тиешле гражданнар категорияләре билгеләнгән - соңгы алты айда авыручыларны исәпкә алып, кимендә 80%. Алар - сәламәтлек саклау, мәгариф оешмалары, шул исәптән өстәмә белем бирү хезмәткәрләре, барлык хезмәт күрсәтү өлкәсе, җәмәгать туклануы, клиент финанс оешмалары, почта элемтәсе хезмәтләре. Исемлек шактый зур. Тулы текст белән Роспотребнадзор сайтында танышырга мөмкин. Шул ук Карарда вакцинацияләүнең вакытлары билгеләнде. Беренче дата - предприятиеләрдә һәм оешмаларда агымдагы елның 8 ноябренә кадәр беренче компонент белән булса да вакцинация ясатыларга тиеш.
6 декабрьгә кадәр вакцинаның икенче компоненты ясатылырга тиеш. Ягъни, 8 ноябрьдән соң без эш бирүчеләрдән вакцинация буенча мәгълүмат соратып ала алабыз. Бу вакытка кадәр оешмаларда вакцинация үткәрү турында эчке боерык чыгарылырга тиеш, аның белән һәр хехмәткәр танышырга тиеш.  Вакцинация төрләре һәм уздыру вакытлары турында аңлату эшләре алып барырга, шулай ук кешеләргә вакцинация узмаган очракта кулланылачак чаралар турында аңлатырга кирәк. Бу йә дистанцион эшкә күчерү, йә эштән туктату. 8 ноябрьгә гражданин вакцинацияне тулы күләмдә үтсә, ул штат режимында эшкә рөхсәт ителә.  8енә кадәр икенче компонент белән прививка ясатырга өлгермәгән кешенең моны 6 декабрьгә кадәр эшләү мөмкинлеге бар», - дип хәбәр итте Илгизәр Бариев.
Ул шулай ук вакцинация үтүне тәэмин итмәүчеләргә билгеле бер җәза чаралары күреләчәк дип аңлатты. Мәсәлән, шәхси эшмәкәрләргә 15 меңнән 40 мең сумга кадәр административ беркетмә рәсмиләштерелә. Вазыйфаи затларга - 50 меңнән 150 мең сумга кадәр. Шундый ук штраф суммасы юридик зат оештырмыйча эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә дә кагыла, өстәвенә 90 көнгә эшчәнлекне туктату мөмкинлеге каралган. Юридик затлар өчен штраф күләме 200 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итә һәм эшчәнлекне 90 көнгә кадәр административ туктатып тору.
Илгизәр Бариев хәбәр иткәнчә, вакциналаштыру өлешендә антиковид чараларны үтәмәгән оешмалар арасында идарәче, төзелеш компанияләре дә, мәгариф учреждениеләре дә бар.
Әйтик, бу исемлеккә «Ремжилстрой», «Челныстройремонт», «Бумажник» идарәче компанияләре кергән. «Камастрой НЧ», «Камстроймонтаж» төзелеш оешмалары. 50%тан артык вакцинация үткән хезмәткәрләрне ике завод - HAIER һәм «Кама» агросәнәгать комплексы тәэмин иткән. «Визит» джаз оркестрында һәм Яр Чаллы циркында вакцинацияләнүчеләрнең түбән проценты теркәлгән.
«Кайбер мәктәпләрдә, балалар бакчаларында вакцинация үтәлү проценты түбән, –дип хәбәр итте Илгизәр Бариев. – Алар - 7 һәм 40 нчы мәктәпләр, 14 һәм 30 нчы балалар бакчалары».
Вакцинация ясату буенча «ЭнергоИнжиниринг» компаниясе төркеме, «Мегастрой» СҮ (Яр Чаллы проспекты), Федераль казначылык идарәсендә 100% теркәлде. 80%тан артык «Начало» җитештерү фирмасы, «КАМАЗ» структур бүлекчәләре, «Челныгаз», «Челныводоканал», «Челтәр компаниясе» Яр Чаллы электр челтәрләре, Каматранссервис, Альтекс.
«Хастаханәдә урта һәм авыр дәрәҗәдә авыручылар күп булу сәбәпле, хәл киеренке. Форсаттан файдаланып шуны әйтәсем килә, бөтен ил буенча статистика реанимация бүлекләрендә прививка ясатмаган кешеләр ятканы турында сөйли. 80%тан артык вакцинацияләүне тәэмин итәргә һәм шуның белән күмәк иммунитет булдырырга кирәк», - дип сөйләде Илгизәр Бариев.
Ул хәбәр иткәнчә, 8 ноябрьдән соң Роспотребнадзор предприятие һәм учреждениеләрне Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитария табибы Карары таләпләрен үтәү буенча тикшерә башлаячак.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: короновирус