Яр Чаллыда пандемия башланганнан бирле яңа коронавирус инфекциясенең 946 лаборатор расланган очрагы теркәлгән
Күрсәткеч 100 мең кешегә 177,1 тәшкил итә. "Бу республика буенча уртача күрсәткечтән бераз түбәнрәк", - дип ассызыклады Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә кинозаллар һәм театрлар тамашачылар белән 50%ка тулылана. Массакүләм спорт һәм мәдәни чараларны уңайлырак чорга күчерергә тәкъдим ителде. Күзәтчелек органы хезмәткәрләре тарафыннан 23:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр эшләү тыелган кальян һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрен тикшерү буенча рейдлар үткәрелә.
фото,чыганак шәһәр матбугат үзәге
Нет комментариев