Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда "Кунаклар" проектында Макар Запорожский булды

Макар Запорожский «Мастер» сериалын төшерү процессында «КАМАЗ-мастер» командасының спорт йөк машинасында йөреп, соклану хисләре кичерүе хакында сөйләде.

«Молодежка» сериалы актеры Макар Запорожский «Нур» яшьләр үзәгендә "Кунаклар " проектының махсус кунагы булды. Ул Яр Чаллыда «КАМАЗ-мастер» спорт командасы турында «Мастер» сериалында команда пилоты Сергей Беликов ролен уйный.

Кунак белән аралашырга 60лап кеше килде, очрашу бер сәгать ярымга тоткарлануга карамастан (беренче этапның соңгы сәхнәләрен төшерү бара), барлык катнашучылар  кумирларын көтеп алды.

Очрашу барышында Макар Запорожский актер һөнәренә ничек килүе, театрда уйнарга яратуы турында , Россиядә һәм АКШта кино төшерү үзенчәлекләре турында сөйләде. Татар милли ашларын татып карарга өлгерүен дә әйтеп үтте. Шулай ук  Макар Запорожский «Мастер» сериалын төшерү процессында «КАМАЗ-мастер» командасының спорт йөк машинасында йөреп, соклану хисләре кичерүе хакында сөйләде. «Мин хәтта сүз дә таба алмыйм, чөнки хис-кичерешләрем эйтеп бетергесез. Балачакта барысы да космонавт булырга тели иде, ә мин шундый машинада чүл буенча барырга хыялландым!» –дип уртаклашты Макар Запорожский.

Очрашу ахырында кунакка «Нур» яшьләр үзәгеннән Алинә Хәйруллина ясаган поп-арт стилендәге картина бүләк иттеләр, ә барлык теләүчеләр артист белән фотога төште һәм автограф алды.

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев