Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда өлкән буын кешеләре өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс үткәрделәр

41 нче мәктәп территориясендә шәһәрнең өлкән буын кешеләре өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс узды. Чара 35, 36, 37 һәм 41 комплекс халкы өчен үткәрелде.

Монда 30га якын кеше йөрү техникасына өйрәнергә җыелды. Дәресне сертификацияләнгән инструктор Роза Зәйнуллина үткәрде.
Мастер-классны «Россия пенсионерлары берлеге» иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе оештырды. Исегезгә төшерәбез, «Россия пенсионерлары берлеге»нең җирле бүлекчәсе «Президент грантлары Фонды» Бөтенроссия конкурсының «Сәламәтлек җиңел адым» проекты белән 300 мең сум күләмендә грантка ия булды. Проект «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Яр Чаллы бүлекчәсе химаясе астында тормышка ашырыла.
Киләсе мастер-класслар турындагы мәгълүматләр белән Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсенең Вконтакте, Одноклассники, Инстаграм социаль челтәрләрендә урнашкан рәсми аккаунтларында танышырга мөмкин.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт