Чаллыда һәм республикада 10 июньгә һава торышы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда һәм республикада 10 июньгә һава торышы

10 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булачак.

Төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Яшен вакытында җил секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Яр Чаллыда төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +11..+16˚, көндез +23..+28˚ градус. 
Синоптикларның якынча мәгълүматлары буенча, якындагы көннәрдә республика территориясендә җылы, әмма тотрыксыз һава торышы булачак. Янә кыска вакытлы яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев