Металл конструкцияләре җитештерү буенча компетенциядә WorldSkills халыкара чемпионатында катнашу өчен милли җыелма команданы нәкъ менә биредә әзерлиләр
Чаллының политехника көллиятендә Татарстан Республикасында һөнәри белем бирүне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, республиканың һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан кунакларга уку остаханәләре буенча экскурсия үткәрделәр. Кунаклар ЧПУ станоклары участогын, фрезер, эретеп ябыштыру, әзерләү участокларын карадылар. Металл конструкцияләре җитештерү буенча компетенциядә WorldSkills халыкара чемпионатында катнашу өчен милли җыелма команданы нәкъ менә биредә әзерлиләр. "Безгә металл конструкцияләре җитештерү буенча укырга бөтен Россиядән егетләр килә. Биредә милли җыелма команданың киңәйтелгән составы әзерләнә. Бездә кирәкле барлык җиһазлар да бар, күнекмәләр дә, осталык та җитәрлек", – диде политехника көллиятенең үсеш буенча директор урынбасары Зөлфәт Сингатуллов.
Яр Чаллы политехника көллияте директоры Илдар Ганиев Кама аръягы икътисадый зонасының реаль секторы предприятиеләре өчен кадрлар әзерләү турында сөйләде.
«КАМАЗ» ААҖ генераль директорының персонал белән идарә итү һәм оештыру үсеше буенча урынбасары Александр Ушенин белем бирү оешмалары һәм икътисадның реаль секторы предприятиеләренең үзара хезмәттәшлеге механизмнары белән уртаклашты.
Нет комментариев