Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда милли көрәш һәм кул көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узачак

26 март көнне Чаллы шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгы кубогына мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән Бөтенроссия турниры узачак.

Ярышта Татарстаннан һәм янәшә регионнардан 100гә якын спортчы катнашыр дип көтелә. Турнирны ачу тантанасы ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак. Бәйгенең ачылыш тантанасы иртәнге 10:00, ә катнашучыларны теркәү 8:00 сәгатьтә башлана. Ярышлар шәһәребезнең “Витязь” спорт комплексында узачак.

Әлеге турнир - актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы мөселман спортчыларын берләштерүче ярыш. Татар халкының милли спорт төрләрен һәм традицияләрен актив тормыш рәвешенә кертү аның бер максаты булып тора. Һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр диплом һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнә, җиңүче командага Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгы кубогы тапшырыла. Ә иң кыйммәтле бүләккә –хаҗга юлламага беренче урынны яулаучылар арасында җирәбәдә отучы лаек була.

Көрәшкә 18 яше тулган, физик яктан әзер һәм намаз уку кагыйдәләре буенча тест узган мөселманнар кертелә. Көрәш 65, 75, 85, 95, 105 һәм 105 килограммнан артык категорияләрдә, кул көрәше – 65 килограммга кадәр, 85 һәм 85 килограммнан артык категорияләрдә узачак.

Шунысы игътибарга лаек, узган турнирда Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Ингушетия, Карачай Черкес республикаларыннан, Оренбург өлкәсеннән һәм Төркмәнистаннан 100 артык спортчы катнашты. Төп призга татар көрәше буенча турнирда 75 килограммга кадәр авырлыкта җиңү яулаган Алабуга шәһәре көрәшчесе Ислам Фәләхов лаек булды. Турнир кубогын Әлмәт командасы отты. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт