Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 28 яшьлек ир-ат батып үлде

Әлеге очрак буенча тикшерү эше бара. Фаразлар буенча ул елгада тәүлеккә якын яткан.

Кичә Чаллыда Чулман елгасыннан суга баткан ир-ат мәетен табып чыгаралар. Аның гәүдәсен Чаллы Яр микрорайонында кичке сигезенче яртылар тирәсендә үтеп баручы күреп ала. Һәлак булучының исән чагында шәһәрнең яңа өлешендә торуы һәм слесарь булып эшләве мәгълүм булган.  Әлеге очрак буенча тикшерү эше бара. Фаразлар буенча ул елгада бер тәүлеккә якын яткан.

17 июньдә, шул ук Чаллы Яр микрорайоны территориясендәге елгада 16 яшьлек егет дус-ишләре каршында батып үлгән иде. 2 июньдә исә Мәләкәс елгасында Кыңгыраулы күпер янында Үзбәкстаннан килгән ир-атның гомере өзелде. 

фото: ачык чыганаклардан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция фаҗига