Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Наше время – Безнең заман» фестиваленең сайлап алу туры узачак

Чаллылыларны эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» VI ачык республика телевизион иҗат фестиваленә чакыралар.

 Гаризалар бу елның 25 сентябренә кадәр кабул ителә. Анда 18 дән 35 яшькә кадәрле шәһәрдәшләребез катнаша ала. Моннан тыш, I һәм II этап финалистлары дипломнар белән бүләкләнә.
Катнашучылар 10 баллы шкала буенча билгеләнәчәк. Фестивальнең суперфиналы һәм гала-концерты 13-14 ноябрь көннәрендә уза. Финал өлешенә эләгү өчен катнашучыларга 5 октябрьдән Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Зәйдә узачак зона этабында сайлап алу турын үтәргә кирәк булачак.
Фестиваль эшчеләрне һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру һәм яшьләрнең иҗади потенциалын ачу максатыннан оештырыла.
Катнашу өчен фестивальнең рәсми сайтында таләп ителгән формада гариза тутыру мөһим.  Шуннан соң анкета-гаризаны күрсәтелгән адрес буенча beznenzaman@mail.ru электрон почта яки хат аша 420111, Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 23/6 йорт адресы буенча җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев