Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда пенсия түләү һәм аны кулга тапшыру вакыты үзгәрә

2021 елның июнь аенда бәйрәм һәм ял көннәре булу сәбәпле, Яр Чаллыда пенсияне түләү һәм кулга тапшыру вакыты бераз үзгәрә, дип хәбәр итә шәһәрнең пенсия фонды идарәсе.

Чаллының районара почтамт бүлеге пенсияләрне 12нче июнь көнне түгел, ә 11е көнне үк түлиячәк. 
Кредит учреждениеләре аша пенсияләрне түләү һәм башка социаль түләүләр билгеләнгән график буенча башкарылачак.  
Пенсия турында сорауларыгыз була калса, үзегезнең яшәү урыны буенча теркәлгән почта хезмәткәренә яисә почтаның үзенә шалтыратып, гел дә булмаса Россия Почтасының кайнар линиясенә (белешмәләр өчен телефон: 8-800-100-00-00) мөрәҗәгать итәргә була. 
Пенсия белән тәэмин итү сорауларына Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегенә 8-800-600-0-357 телефоны аша шалтыратып, җавап табып булачак. Сезгә контакт-үзәкнең белгечләре, һичшиксез, булышачак.  

Фото: orengrad.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия