Чаллыда пилмән ясау аппараты бер эшченең кулын кисеп аткан
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда пилмән ясау аппараты бер эшченең кулын кисеп аткан

Әлеге хәл "ТатАгроЛизинг" җитештерү цехында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бер хезмәткәр хатын-кыз үзенең иреннән (аны ире шунда ук эшли торган була) аппаратны чистартырга сораган. Әмма махсус җайланма файдаланасы урында, ир-ат кулын аппаратка тыга. Шул ук мәлне кулы өзелә.

- Килеп чыккан хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, - дип хәбәр итәләр Татарстан буенча Россия тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев