Чаллыда «Питрау» бәйрәме 15 июль көнне уздырыла
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Питрау» бәйрәме 15 июль көнне уздырыла

Яр Чаллы шәһәренең Җиңү паркында матур, күңелле бәйрәм узачак.

Питрау бәйрәме - керәшеннәрнең иң хөрмәтле бәйрәмнәреннән берсе, христиан календаре буенча изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышланган көн. Бүген Питрау керәшеннәрнең үзенчәлекле традицияләрен һәм мәдәниятен саклап калырга ярдәм итә. Бәйрәм чарасы халыкның борынгы гореф-гадәтләрен, җыр һәм бию традицияләрен, борынгы көнкүрешен һәм яшәешен үз эченә алган күпкырлы тормышы турында сөйли. Чаллыда әлеге чара 31 нче тапкыр узачак.

Чара 18.00 сәгатьтә башлана. Чарада катнашучылардан социаль дистанцияне һәм битлек режимын үтәүләре сорала. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бәйрәм питрау

Нет комментариев