Яңалыклар тасмасы

Чаллыда полиция урамда кешеләргә пычак белән һөҗүм итеп йөрүчене эзли

22 декабрь төнлә Чаллыда билгесез ир-ат урамдагы очраклы узып баручыларга пычак белән ташланган. Бу хакта “Челнинские известия” газетасы яза. Вакыйга Сөембикә проспектындагы “Dum Balla” рестораны янында була.

Җинаятьче кулыннан зыян күрүчеләрне ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар. Ләкин 22 яшьлек егетнең гомерен табиблар саклап кала алмый. Ул реанимация бүлегендә һәлак була. Тагын бер 24 яшьлек егетнең гомере өчен табиблар көрәшә. Полиция хезмәткәрләре җинаятьчене эзли

 

https://tatar-today.ru/2018/12/38880/
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев