Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Роспотребнадзор идарәсе эпидемиягә каршы кагыйдәләрне бозучыларны ачыклауны дәвам итә

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда лабораториядә расланган яңа инфекциянең 2 897 очрагы теркәлгән. 120 кеше медицина күзәтүе астында, 8 726 кеше күзәтү астыннан төшерелгән.

Әлеге мәгълүматларны Роспотребнадзорның Яр Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев җиткерде.

Роспотребнадзор хуҗалык субъектларында эпидемиягә каршы чаралар үтәлешен контрольдә тоту эшен дәвам итә. Сәүдә челтәрләре, сәүдә предприятиеләре, җәмәгать туклануы нокталары, сәнәгать предприятиеләре, медицина оешмалары тикшерелде.

Наил Мәһдиев кагыйдә бозулар ачыкланган предприятиеләргә карата катгый чаралар кулланылырга тиешлеген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: короновирус