Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шиномонтаж остасы клиентның машинасын җимергән - ВИДЕО

Cервис остасы тәгәрмәч дискы белән янәшәдә торган машинаның тәрәзәләрен ваткан.

Бүген Чаллының 38 нче комплексында урнашкан шиномонтажда, хезмәткәр һәм клиентлар арасында низаг чыга. Вакыйганы шаһитлар видеога төшереп ала. Аннан күренгәнчә, ниндидер сәбәпләр аркасында, сервис остасы тәгәрмәч дискы белән янәшәдә торган машинаның тәрәзәләрен вата. Аннан кызган ир-ат бина эченә кереп, эш коралы алып чыга һәм клиентның берсе артыннан куа китә. Низаг нәрсә аркасында килеп чыккан, әлегә бу билгеле түгел.

видео ачык чыганаклардан: 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция фаҗига