Чаллыда шоссе велоспорты буенча Беренчелек узачак
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шоссе велоспорты буенча Беренчелек узачак

23 апрельдә Чаллы шәһәрендә шоссе велоспорты буенча шәһәр Беренчелеге узачак. Ярышлар трек программасы буенча биш йөз метрлы биштән унбишкә кадәр боҗралы дистанцияләрдә узачак.

Велоузышта «Яр Чаллы» олимпия резервы спорт мәктәбе һәм «Виктория» спорт мәктәбе укучылары катнашачак. Беренчелек нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә шәһәр Башкарма комитетының физик культура һәм спорт идарәсенең грамоталары һәм дипломнары тапшырылачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев