Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шәһәрне җылылык белән тәэмин итү схемасы проекты турында фикер алыштылар

Мэриядә 2022 елга һәм 2036 елга кадәрге план чорына Чаллы шәһәренең җылылык белән тәэмин итү схемасы проекты буенча ачык тыңлаулар узды.

Киңәшмәне шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин алып барды.
Ачык тыңлауларда катнашучылар алдында Казан дәүләт энергетика университетының үсеш һәм инновацияләр буенча проректоры Ирина Әхмәтова чыгыш ясады.
«Җылылык белән тәэмин итү схемаларының үсеш перспективаларын караганда, без берничә төп юнәлешне билгеләдек: беренчесе – җылылык белән тәэмин итү системасын үстерү шәһәрнең перспективалы үсеше белән бәйле, икенчесе – яңа төзелеш хисабына җылылык энергиясен файдалы җибәрү күләмен арттыру, җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыру, искерү дәрәҗәсен киметү», – дип билгеләп үтте спикер.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, җылылык белән тәэмин итү схемасы проекты «Энергопрогресс» инженер үзәге һәм КДЭУ тарафыннан РФ Хөкүмәте билгеләгән таләпләр нигезендә эшләнгән.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшмә