Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда өстенә сарай түбәсе төшеп өлкән яшьтәге ир-ат үлгән

Якынча мәгълүмат буенча, өлкән яшьтәге ир-ат корылманы сүтә башлаган һәм ул ишелгән.

Чаллыда «Любитель природы» бакчачылык ширкәтендә ир-ат өстенә сарай түбәсе ишелгән. Бу хакта ашыгыч хезмәтнең 112 номерына көндез хәбәр килгән.
Һәлакәт урынына 6нчы зональ янгын сүндерү-коткару отряды 10 минуттан килгән. Алар сарай түбәсе астыннан калган 82 яшьлек ир-атның мәетен тапкан. Коткаручылар ишелгән түбәне кардан арындырган, махсус инструмент белән түбәне күтәртеп, ир-атның мәетен алган.
Якынча мәгълүмат буенча, өлкән яшьтәге ир-ат корылманы сүтә башлаган һәм ул ишелгән. Медиклар ачыклавынча, пенсионер ике көн элек үлгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига