Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда парк һәм скверларны талпаннарга һәм тычканнарга каршы эшкәртеп чыгачаклар

Эшләр бу атнада башланачак.

Май бәйрәмнәренә кадәр шәһәрнең барлык иҗтимагый киңлекләрен талпаннарга һәм тычканнарга каршы эшкәртеп чыгачаклар. Белгечләр Яр буе, Сидоровка, ГЭС бистәсендәге ял һәм мәдәният паркы территорияләрендә булачак. Бу турыда дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев әйтте. 

Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев та талпаннарның активлашуын хәбәр итте. 

– Урамда җылытты, шуңа күрә бу эшләрне башкаруда активрак булырга кирәк. Әмма талпанга каршы эшкәртү башланганчы дератизацияне төгәлләү мөһим. Кыш җылы һәм карлы булу сәбәпле, тычканнар нык үрчеде, – диде Илгизәр Бариев. 

Чаллыда талпаннан зыян күрүчеләр апрель башында ук теркәлде. Узган елда әлеге бөҗәкләр меңгә якын шәһәрдәшебезне тешләгән. 

Фото: https://pixabay.com/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сак булыгыз