Чаллыда «Тантана» премиясе тапшырылачак
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Тантана» премиясе тапшырылачак

Быел театр әһелләренең «Тантана» премиясен тапшыруга багышланган чара Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында узачак.

Республика театрлары артистлары халыкара театр көнен 27 мартта Чаллыда үткәрәчәкләр. Сюрпризларга бай тамашаны Татарстанның атказанган артистлары Энҗе Шиһапова, Илфат Әскаров, Илнур Гомәров һәм нәфис сүз остасы Лилия Мортазина алып бара. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев