Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда трамвай юллары төзеләчәк

Мәләкәс аръягы микрорайнында тиздән трамвайлар йөри башлый. Трамвай юллары төзүне ике этапта алып барырга җыеналар.

Әлеге проектны шәһәр мэры  Наил Мәһдиевкә “ТрансСервис ЛТД” директоры  Сергей Кулиш тәкъдим итте. “Яңа трамвай юлларын проектлый башалдык инде. Яр Чаллы проспекты борылшыннан Сарман трактына кадәр, Фоменко проспектыннан беренче автомобиль боҗрасына кадәр ике яклы - 10 км 228 метрлы юл булачак. Проект буенча яңа трамвай юллары Сарман тракты, Фоменко, Казан проспектлары буенча Муса Җәлил проспектына чыга. Бу эш ике этапта башкаралачак. Беренче этапны проектлау эше дәүләт экспертизасы үткәннән соң, 2021 елның июлендә, икенчесе  бу елның ноябрендә тәмамланырга тиеш,”- диде ул. 
Яңа линия буенча 3 трамвай маршруты оештыру планлашытырала. “Трамвайлар 5 минут саен йөреп, Мәләкәс аръягы,  ЗЯБ бистәсе, яңа шәһәр һәм ГЭС халкына транспорт хезмәте күрсәтүне яхшыртачак. Ул пассажирларга юлда 30 минут вакытны экономияләргә мөмкинлек бирәчәк”, - диде “Электротранспорт” җаваплылыгы чикләнгән оешма директоры Рәшид Шәмсудинов.
Проектны тормышка ашыруда заманча технологияләр кулланылачак. “Микрорайон үсә. Шуңа күрә транспорт инфроструктурасын да үстерергә кирәк. Халыкны автобуслар белән генә йөртеп бетереп булмый, шунлыктан яңа тармвай линиясе төзибез. Ул ике этапта башкарылачак. Без финанслар табып, барлык эшләрне вакытында тәмамларга тырышабыз”, - диде мэр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш