Чаллыда транспорт чаралары хәрәкәтен чиклиләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда транспорт чаралары хәрәкәтен чиклиләр

5 һәм 6 майда Халыклар дуслыгы проспектында, Тынычлык проспекты белән Халыклар дуслыгы проспекты киселешенә кадәрге юл өлешендә, трамвай юлларын төзекләндерәчәкләр.

Әлеге эшләр «Чаллының юл-урам челтәрен ремонтлау» программасы кысаларында үткәрелә. Шуңа бәйле рәвештә бу урында вакытлыча транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев