Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тулай торак тәрәзәсеннән бала егылып төшкәннән соң җинаять эше ачылды

Бала тәрәзә төбенә менгән, москит сеткасына таянган һәм егылып төшкән.

Чаллыда тулай торакның өченче кат тәрәзәсеннән биш яшьлек малай егылып төшкән. Әлеге хәл буенча «Саксызлык буенча сәламәтлеккә авыр зыян салу» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды дип хәбәр итте Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерү ачыклаганча, малайның әти-әнисе олы кызлары белән бергә кухняда кичке аш ашаган булган. Бу вакытта биш яшьлек малай бүлмәдә уйнаган. Бала тәрәзә төбенә менгән, москит сеткасына таянган һәм егылып төшкән. Имгәнгән баланы хастаханәгә алып киткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига