Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Яңа ел чаралары башланды (+программа)

Чаллының җәмәгать киңлекләрендә зур Яңа ел программасы әзерләнгән.

13 декабрьдә Яңа ел бәйрәмнәренә старт бирелде. Бу көнне Сидоровка паркында һәм Энтузиастлар бульварында Яңа ел чыршылары ачылды.
14 декабрьдә исә Мәләкәс аръягы микрорайонында һәм 38/13 йорт ишегалдында Яңа ел чыршыларында утлар кабынды. «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда 15 декабрьдә бәйрәм чарасы үтте.

Бүген, 16 декабрь көнне Бумажниклар микрорайонында һәм Шишкин бульварында бәйрәмнең төп символы – чыршыда Яңа ел утлары кабыначак.
Шәһәрнең төп чыршысы 17 декабрьдә 17:30 сәгатьтә Азатлык мәйданында ачылачак. «Тылсымлы карнавал» исемле бәйрәм программасын әкият һәм Яңа ел персонажлары катнашында маскарад йөреше ачачак. Сәхнәдә шәһәр артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, бәйрәмнең төп геройлары Кыш бабай һәм Кар кызы Яңа ел белән котлаячак, ә «Яңа ел геройлары» шәһәр бәйгесендә катнашучылар Яңа ел теләкләрен дөрес итеп әйтү һәм яңа 2022 елны каршылау турында сөйләячәк.
Бәйрәм кунакларын зур курчаклар, ходулистлар сөендерәчәк. Бу елның үзенчәлеге  – «Проказники на снежном празднике» театральләштерелгән тамашасы. Өлкәннәр дә, балалар да җәлеп ителгән бер-берсен алыштыручы вакыйгалар, бию һәм уен мизгелләре Яңа ел тамашасының бер генә кунагын да битараф калдырмаячак.
18 декабрь көнне 16:00 сәгатьтә Җиңү паркында «Могҗизалар көткән дөнья» бәйрәм программасы узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел