Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа күпер төзелә

Бу эшкә 400 миллион сум акча каралган.

«Юл-урам челтәрен ремонтлау» республика программасы кысаларында Гостев урамы төзекләндереләчәк. Биредә  Аэродром урамыннан алып Батенчук урамына кадәрге участокта ремонт эшләрен башкарылачак. Бу урында яңа күпер төзелеп, Кама аръягына чыгарга җайлы булачак. Бу эшкә 400 миллион сум акча каралган.

Шулай ук Казанга бару юлында җир өсте кичүе төзелә. Ул М7 трассасының 1043нче километрында булачак. Бу – иң киеренке урыннарның берсе, исәпләүләр буенча моннан көн саен 40 меңгә якны транспорт уза. Аның озынлыгы 44 метрдан артык, ә киңлеге – 3 метр. Җир өсте кичүе җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмаска ярдәм итәчәк.

Бүгенге көндә объектта терәк баганаларны бетон белән ныгытканнар, металл  корылмаларын монтажлау һәм баскычтан төшү юлларын урнаштыру эшләре башкарыла. Физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен пандуслы аерым керү урыннары каралган. Шулай ук тотынгычлы коймалар һәм яктырткычлар урнаштырылачак. Күпер каплаулы була, аны монолит үтәкүренмәле поликарбонат белән тышлыйлар. Төзелешне бу елның көзендә тәмамлау һәм сентябрьдә файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Зөһрә Вәлитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл ремонт