Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ялган акча купюралары кимегән

Бүгенге көндә Яр Чаллыда ялган акча куллануның 29 очрагы теркәлгән.

Узган елның шул чоры белән чагыштырганда бу азрак, ул вакытта 49 җинаять теркәлгән булган. Шундый акчалар арасында югары класслы купюралар юк.

Җинаятьчеләр, гадәттә, базарларда, автомобильләргә ягулык салу станцияләрендә, сәүдә киоскларындаялган купюралар куллана. Чөнки аларда акчаның чынлыгын аеручы детекторлар юк. Быел шул факт буенча Кыргызстанның ике кешесенә карата җинаять эше кузгатылды.

Тоткарланган 27 яшьлек егетләр биш мең сумлык купюраларны даруханәләрдә куллануларын таныдылар. Чаллы тарихында бу икенче очрак, алар җинаять кылу өчен даруханә киоскларын махсус сайлый. Анда купюраларның чынлыгын тикшерә торган җайланмалар юклыгын белеп эш итәләр. Шуңа күрә үз бизнесен кайгыртучы сәүдәгәрләр, ялган акчаларны аера торган 2 төр җайланма куялар.

Гади кеше дә әлеге акчаларның сыйфатын һәм чынлыгын тикшерә ала. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсенең эксперт-криминалистика бүлеге башлыгы урынбасары Кирилл Шумаков әйтеп узды.  

Ялган акча ясау җитди җинаять санала һәм хәзер, Россия законнары буенча, моның өчен җитди җәза каралган. Сату, саклау, тарату максатыннан ялган акча һәм башка кыйммәтле кәгазьләр белән эш иткән өчен җинаятьчегә сигез елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү һәм миллион сумга кадәр штраф каралган. Әгәр зур күләмдә булса, моның өчен 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә һәм миллион сумга кадәр штрафка тартыла. Оешкан төркем әгъзаларына миллион сумга кадәр штраф белән 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Гражданнарның уялыгы, әлеге купюраларның чын булмавын тиз арада аерып, җинаятьчеләрнең кыяфәтен истә калдырып, алар турында вакытында хокук саклау органнарына хәбәр итүләре нәтиҗәсендә, ялган акча ясаучыларның күбесен тиз арада тоткарлау мөмкин булды.

 

http://nabchelny.ru/news/33722

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев