Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче ир-ат, юлдан читкә чыгарга кушкан өчен, машина йөртүчегә пычак белән кадаган

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 30 апрельдә Чаллыда яшәүче 46 яшьлек ир-ат исерек хәлдә урамга этен ияртеп чыккан. Бу вакытта ерак түгел генә «Лада Калина» автомобиле хәрәкәт иткән.

Машинаның йөртүчесе – 22 яшьлек егет этен иярткән иргә юлдан читкә чыгарга кушып сигнал биргән, әмма тегесе аңа игътибар бирмәгән һәм үз юлын дәвам иткән.

Нәтиҗәдә, «Лада Калина» аны урап узганда ир-ат йодрыгы белән машинага китереп суккан. Егет салоннан чыккан һәм алар арасында низаг купкан. Шул чагында исерек хәлдәге ир-ат, пычак чыгарып, машина йөртүченең күкрәгенә кадаган һәм китеп барган. Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар, табиблар аңа медицина ярдәме күрсәткән.

Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган. Ир-ат үз гаебен танымаган. Тиздән аңа карата чик кую чарасы билгеләнәчәк. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип белдерде Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев