Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче хатын-кыз Россия Кораллы көчләренең абруен төшергән өчен хөкем ителгән

Суд аңа 30 мең сум күләмендәге штраф рәвешендә җәза билгеләгән.

Чаллыда 24 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгарганнар. Ул «Россия Федерациясе һәм анда яшәүче гражданнарның мәнфәгатьләрен, халыкара тынычлык һәм иминлекне саклау максатыннан эш итүче РФ Кораллы көчләренең абруен төшерүгә юнәлдерелгән гамәлләр кылу» маддәсе буенча гаепле дип табылган, дип хәбәр иттеләр Чаллы шәһәр судының матбугат хезмәтеннән.

Ачыкланганча, 14 март төнендә ул лифтның идәне һәм стенасына дәүләт башлыгын, шулай ук Украинада үткәрелә торган махсус операцияне мыскыл иткән сүзләр язып тутырган.

Хатын-кызны тоткарлаганнар. Видеоэлемтә буенча үткәрелгән утырышта ул үз гаебен таныган һәм тәүбә иткән. Суд аңа 30 мең сум күләмендәге штраф рәвешендә җәза билгеләгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев