Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче меңгә якын кеше коронавирус йоктырган

Тәүлек эчендә алты очрак теркәлгән

Чаллыда коронавирусның алты яңа очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле авыручылар саны меңгә якын – 997. Татарстанда COVID-19 75 кешедә расланды, инфекциялеләрнең гомуми саны 9848гә җитте.

Казанда узган тәүлектә үсеш 53 авыру тәшкил иткән. Диагноз шулай ук Югары Ослан районында яшәүче дүрт кешенең һәм Яшел Үзәндә яшәүче өч кешенең дә расланган. Алабуга, Лаеш һәм Мөслим районнарында – икешәр очрак. Бөгелмә, Биектау һәм Саба районнарында берәр кеше.

Тугыз кеше хастаханәгә салынган, 66 кеше өйдә дәвалана. Яңа зарарланган кешеләрнең күбесе-30дан 50 яшькә кадәр, андыйларның 31е. Инфекцияләнүчеләр арасында шулай ук 70тән 80 яшькә кадәрге бер бала һәм алты пенсионер бар.

8598 татарстанлы, шул исәптән 71е узган тәүлек эчендә сәламәтләнде, дип хәбәр итә оперштаб.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев