Чаллыда җыештыручы булып эшләүче бер ханым ялган паспорт буенча кредит алган
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җыештыручы булып эшләүче бер ханым ялган паспорт буенча кредит алган

Аннан соң ул Казанга китеп барган.

37 яшьлек хатын-кыз Казаннан Чаллыга командировкага килә. Кәрәзле телефоннар салонында ул ялган паспорт буенча 100 мең сумлык кредит ала. Аннан соң ул Казанга китә һәм кредитны түләми. 

Тикшерүләрдән соң әлеге хатын-кызның җыештыру хезмәте күрсәтү белгече икәнлеге һәм бер тапкыр хөкем ителгән булганы ачыклана. 

Хатын-кызны тоткарлыйлар. Тик ул акчаларны туздырган була инде.

Әлеге факт буенча «Мошенниклык» матдәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев