Чаллыда үзенчәлекле күргәзмә ачылды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда үзенчәлекле күргәзмә ачылды

Чаллылылар игътибарына Тарихи-туган якны өйрәнү музее җыелмасыннан тупланган «Музей кирәк-яракларында Ислам» күргәзмәсе тәкъдим ителә.

Ул безнең шәһәр халкы тарафыннан тәкъдим ителгән әйберләрдән оештырылган. Бу – гарәп графикасы нигезендәге инкыйлабка кадәр язылган китаплар, аларның аңлатмалары һәм Коръән фәннәре буенча дини китаплар.

Күргәзмә Коръәнгә мөрәҗәгать иткән күпкырлы ислам сәнгате традицияләрен ача, каллиграфиянең гармонияле булуын һәм тәкъдим ителгән сәнгать әсәрләре образларның тирәнлеген тоярга мөмкинлек бирә.

Белешмәләр өчен телефон: 71-39-81

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев