Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы “Адым­нар”­ тиз адым­нар бе­лән!

По­ли­линг­валь мәк­тәп­тә ике бас­сейн, 560 урын­лы акт­лар за­лы, ике спорт за­лы, ки­тап­ха­нә, сый­ныф бүл­мә­лә­ре, аш­ха­нә – бе­лем һәм тәр­бия алу өчен бар­лык уңай­лык­лар да ту­ды­ры­ла­чак

Шә­һәр мэ­ры  На­ил Мәһ­ди­ев жур­на­лист­лар бе­лән бер­лек­тә “Адым­нар” про­ек­ты кы­са­ла­рын­да Та­тар­стан дә­ү­ләт ки­ңәш­че­се Мин­ти­мер Шәй­ми­ев ини­ци­а­ти­ва­сы һәм Рөс­тәм Миң­не­ха­нов яр­дә­ме бе­лән тө­зе­лә тор­ган по­ли­линг­валь мәк­тәп тө­зе­ле­ше­нең ба­ры­шын ка­ра­ды. Бү­ген­ге көн­дә би­ре­дә тө­зү­че­ләр  эш­не тө­гәл  план бу­ен­ча алып ба­ра.

Мәгъ­лум бул­ган­ча,  гим­на­зия эш­мә­кәр Алек­сей Ми­ро­нов­тан шә­һәр ми­ле­ге­нә кай­та­рып алын­ган җир­дә тө­зе­лә. Про­ект бу­ен­ча би­ре­дә 4 кат­лы, за­ман­ча җи­һаз­лан­ган зур уку йор­ты бу­ла­чак. Ан­да  бар­лы­гы 1224 уку­чы:  20 – баш­лан­гыч, 25 – ур­та сый­ныф, 6 юга­ры сый­ныф уку­чы­сы ка­бул ите­лә­чәк. Мон­да  ба­ла­лар та­тар, урыс, инг­лиз те­лен­дә бе­лем ала­чак.

На­ил Мәһ­ди­ев баш­ка­рыл­ган эш­ләр­дән ка­нә­гать ка­лу­ын әйт­те: “Яңа уку елын­да Чал­лы­да шә­һәр та­ри­хын­да бе­рен­че тап­кыр берь­ю­лы 2 за­ман­ча мәк­тәп, 3 ба­ла­лар бак­ча­сы ачы­ла­чак. По­ли­линг­валь мәк­тәп тө­зе­ле­ше­нә 1 мил­ли­ард 450 мил­ли­он сум ак­ча то­ты­ла”.

Әле­ге мәк­тәп­не җи­һаз­лау өчен ге­нә дә 250 млн сум ак­ча ка­рал­ган.

По­ли­линг­валь мәк­тәп­тә ике бас­сейн, 560 урын­лы акт­лар за­лы, ике спорт за­лы, ки­тап­ха­нә, сый­ныф бүл­мә­лә­ре, аш­ха­нә – бе­лем һәм тәр­бия алу өчен бар­лык уңай­лык­лар да ту­ды­ры­ла­чак.

Мэр  әй­тү­ен­чә, за­ман­ча мәк­тәп шә­һәр­нең төр­ле ра­йон­на­рын­нан та­тар, рус, инг­лиз те­лен­дә бе­лем алыр­га те­лә­гән, тел­ләр өй­рә­нер­гә ом­тыл­ган ба­ла­лар­ны ка­бул итә­чәк. Ка­бул ит­кән­дә алар  мах­сус тест узар­га ти­еш­ләр. На­ил Гам­бә­ро­вич ба­ла­лар­ның мон­дый мәк­тәп­тә укуы  ата- ана­лар өчен дә җа­вап­лы­лык, дип өс­тә­де.

По­ли­линг­валь мәк­тәп­тә тө­зе­леш эш­лә­ре 1 ав­густ­ка тә­мам­ла­ныр­га ти­еш. Мәк­тәп тер­ри­то­ри­я­се ке­че ар­хи­тек­ту­ра фи­гу­ра­ла­ры бе­лән би­зә­лә­чәк. Би­ре­дә өч спорт мәй­да­ны һәм 50 урын­лык ве­ло­си­пед кую уры­ны да бул­ды­ры­ла­чак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев