Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы «Мин татарча сөйләшәм» фестивале яңа форматта!

«Мин татарча сөйләшәм» фестиваленең төп темасы — шәһәр белән авыл арасындагы элемтәләрне тагын да ныгыту.

17 апрельдә Чаллыда «Мин татарча сөйләшәм» фестивале узачак. Чараның төп темасы — шәһәр белән авыл арасындагы элемтәләрне тагын да ныгыту. Бу хакта фестивальне оештыручы URBANTATAR берләшмәсенең җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәй хәбәр итте.  

«Мин татарча сөйләшәм» фестивале быел яңа урында — Чаллының Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында үткәрелә. Чара «Камал театры атнасы» проекты финалы белән башланып китәчәк. Шулай ук театр коворкингында Тукай районы Калмаш авылындагы «Селофест» проекты, сити-фермерлык һәм башка темаларга лекторий узачак. Театрның башка мәйданчыкларында интерактив Data Art күргәзмә, балалар остаханәсе эшләячәк.  

“Авыл белән шәһәр темасын сайлауга, Камал театрының Чаллыдагы  гастрольләре кысаларында, Айдар Җәббаровның „Хуш, авылым!“ спектаклен күрсәтүе дә йогынты ясады,–ди Гүзәл Әхмәтгәрәй.  

Фестивальгә килгән кунаклар өчен шәһәр эчендәге Рябинушка бистәсенә экскурсия оештыру да каралган.

Исегезгә төшерәбез:алдагы елларда әлеге проект Казанда зур концерт белән тәмамланган акция форматында уза иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев