Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы социаль йортларның әзерлеге – 50 проценттан да күбрәк

ТР Төзелеш министрлыгы планнарында бу программа буенча ел ахырына кадәр 161 йортны тапшыру каралган, шуларның 80е республикада төзелгән.

Татарстан Республикасында агымдагы елда 6,9 млрд сум күләмендәге 19 программа гамәлгә ашырыла. Программа мең ярымнан артык объектны үз эченә ала. Аларны үтәү күләме 60% тәшкил итә. Мондый мәгълүматны ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. 
Яр Чаллыда төзелеш кызу темплар белән бара: моңа һава шартлары, нәтиҗәле идарә итү системасы да ярдәм итә. Әйтик, социаль ипотека программасы буенча гына да төзелеш экваторны күчте инде – 216 фатирга исәпләнгән 63/16 торак йорты 50 проценттан артыкка әзер. Хәзер 11 кат дәрәҗәсендә панельләр монтажы, эчке һәм тышкы челтәрләр, тәрәзә монтажы, эчке эшләр башкарыла.
63/20 адресы буенча 409 фатирга исәпләнгән йортта төзүчеләр эчке эшләргә керештеләр.  Эшләрнең гомуми үтәлеше 72 процент тәшкил итә, һәм хәзер төзелеш мәйданчыгында эчке һәм тышкы челтәрләр, эчке эшләр эшләре дәвам итә. 

Фото: nashichelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш