Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан 90 яшьлек хезмәт ветераны Зинаида Якушева өйдән генә тавыш бирде

Чаллыда 173 сайлау участогы эшли. Моннан тыш, өйдә тавыш бирү мөмкинлеге дә оештырылган.

Процессның легитимлыгын иҗтимагый күзәтүчеләр тәэмин итә, участок комиссиясе вәкиле белән бергә өйгә полиция хезмәткәре дә чыга.


Бүген шул рәвешле Комсомол районында яшәүче хезмәт ветераны Екатерина Якушева тавыш бирде. Екатерина Андреевнага декабрьдә 91 яшь тула, һәм актив рәвештә хәрәкәт итәргә яшь бирми, шуңа күрә аның кызы Зинаида Ипаева яшәү урыны буенча сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итә.

Аларның өйләренә иҗтимагый күзәтүче белән бергә комиссия составы да килә. Екатерина Андреевна шул рәвешле өйдән генә тавыш бирә.

2033 участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Нуретдинова, Санпин нормалары буенча, тавыш бирүченең фатирына керергә ярамаганлыгын һәм барлык тиешле кәгазьләр тутырылганнан соң, бюллетеньнәр тавыш бирү урнасына бусагада ук төшерелә, дип аңлатты. 

Екатерина Якушева - хезмәт ветераны, тыл ветераны. Ул участок комиссиясе вәкилләренә ярдәм өчен рәхмәт белдерде. "Мин һәрвакыт сайлауларга йөрим, - диде ул. - Яхшы яшәр өчен сайлауларга йөрергә кирәк", - дигән фикерен әйтте.

Ветеранның оныгы Екатерина Андреевнаның 5 баласы, 26 оныгы һәм оныкчыклары барлыгын да белдерде.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар-2021