Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан Резидә Ганиева үз гаиләләрендә булган чыршы бизәү традициясе белән бүлеште

"Чыршы, чыршы без сине сагынып көттек ел буе" ))) ... бер арттырусыз.

Яңа ел чыршысы яңа ел алдыннар һәр фатирның бәйрәм күркенә әйләнә. Быелгы бәйрәм алды мәшәкатьләре башка елдан үзгәрәк тоелды миңа. Әллә вәзгыять шуны таләп итә, әллә күңел шуны көтә микән...  Ничек булуга карамастан, әлеге билгесезлекләргә җавап бер, 28 нче ноябрь көнне Чыршыны куйдык. Бик матур итеп бизәдек. Урман сылукаен бизәү безнең гаиләдә матур традиция. Чыршыны әтиебез көйләп куя. Кызым Таңсылу белән  бизәдек. Яңа ел, чыршы турында җырлардан өзекләр җырлый-җырлый, шигырьләр сөйли-сөйли, шул көн белән бәйле вакыйгаларны искә алып торгач бизәп бетергәнне сизми дә калабыз. 
Һәр ел саен Яңа ел уенчыкларының сафларын арттырабыз. Гадәттә, бәйрәм алдыннан үзебезгә дә бүләк ясарга тырышабыз. Шулай булгач, ел саен чыршыга да матур уенчык алмый кала алмыйбыз. Ел символын да куярга тырышабыз. Җем-җем килеп янып торган чылбыр чыршыны әкияти серле итә. Тагын бер горурлыгыбыз - безнең чыршыны Таңсылу ясаган кар бөртекләре бизи. Ул аларны сәйләннәрдән эшли. Шундый матур чыга ул.  Бер ышаныч яши бездә: үз кулың белән, күңел җылыңны кушып ясаган уенчыклар белән бизәгән чыршы  төбендә бүләкләр Яңа ел төнендә генә түгел, ә бизәгән көннән үк килә башлый. Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк! Бездә менә шулай. Көн саен бүләк бар! Могҗиза дими ни диясең бу күренешне. Күңелле, матур вакыйгаларга юмарт булсын Яңа 2022 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел