Чаллылылар бию чемпионаты җиңүчеләре булдылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар бию чемпионаты җиңүчеләре булдылар

14 нче Балалар-яшүсмерләр үзәгенең Vegas Dance Family бию коллективы узган ялларда Уфада оештырылган Россиянең иң зур бию чемпионатларының берсе "ShowYourdance-2022"дә катнашты.

Яшь чаллылылар барлык категорияләрдә дә беренче урыннарны яуладылар: Bestdanceshowpro, Bestdanceshowjunior, Duetadults.

Чемпионатта илнең төрле почмакларыннан 237 команда катнашты. Декабрь башында коллектив Чаллы шәһәре данып яклап, Мәскәүдә узачак Россия Бию чемпионатында катнашачак. 


Нет комментариев