Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар «Мәдәни марафон»ны узарга өлгерәләр әле

Укытучыларның күпсанлы соравы буенча «Мәдәни марафон»ны оештыручылар: Яндекс, РФ Мәдәният министрлыгы һәм РФ Мәгариф министрлыгы акцияне 24 декабрьгә кадәр дәвам иттерәчәкләр. Быел проектта 600 меңнән артык мәктәп укучысы катнашкан инде.

Марафонның максаты – укучыларны яңа «предмет» белән мавыктыру, аларны мөһим кинолар белән таныштыру, уй-фикерләргә һәм иҗади эзләнүләргә рухландыру. Укучылар кызыклы онлайн-тест уза һәм сәнгать белән якыннан таныша алачак. Интерактив биремнәр киноның ничек оештырылуын, режиссерлар безнең хисләр белән ничек идарә иткәнен һәм нинди алымнар кулланганын адларга ярдәм итәчәк. Киноны өйрәнеп һәм фикер алышып, катнашучылар сәнгать әсәрләрен анализларга һәм үз фикерләрен формалаштырырга өйрәнә дип билгеләп үтте оештыручылар.
«Мәдәни марафон»да катнашу өчен, сылтама буенча теркәлергә кирәк. Проектка барлык теләүчеләр – укытучылар, укучылар, аларның әти-әниләре кушыла ала. Тест узу өчен 15-25 минут вакыт кирәк булачак, теләсә кайсы вакытта башларга мөмкин. Катнашучылар призлар – Яндекс.Станции Лайт ота алачаклар. Аларны 100 укытучы һәм 500 укучы алачак.  
Укытучылар дәресләрдә кино турында кызыклы дискуссияләр оештыра алсын өчен  Яндекс.Учебник махсус «Мәдәни марафон» кысаларында педагоглар өчен онлайн-курс уйлап чыгарды. Ул видео рәвешендә һәм аны теләсә кайсы уңайлы вакытта карарга була. Укытучылар нинди дискуссияләр булуын һәм алар ничек балаларга фән белән шөгыльләнергә һәм нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итүләрен беләчәкләр.  
Акция кысаларында Яндекс социаль челтәрләрдә мәктәп укучылары өчен #КультурныйКиноМарафон конкурсын башлап җибәрде. Катнашучыларга үз фильмының идеясен уйлап табарга кирәк, ә Кинопоиск аны тормышка ашырып караячак: җиңүчеләр өчен рәсми постерлар һәм фильмның тизерын эшләп чыгарачак. Марафон кебек үк, конкурс 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.  
Акциядә шулай ук мәдәният эшлеклеләре дә катнаша, мәсәлән, «Мәдәни марафон»ны продюсерлар Александр Роднянский һәм Артем Габрелянов, режиссерлар Олег Трофим һәм Владимир Битоков, актерлар Любовь Аксенова, Тихон Жизневский, Сергей Горошко, Уилл Смит студиясендә монтаж режиссеры Андрей Шугаев һәм башка танылган кино эшлеклеләре.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: марафон