Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар «Өченче яшь» республика Спартакиадасы призерлары булдылар

Казанның «КАИ-Олимп» спорт комплексында Чаллы пенсионерлары, «Россия пенсионерлары берлеге» иҗтимагый оешмасы активистлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Өченче яшь» пенсионерларның XI республика Спартакиадасы финалында катнаштылар.

Спартакиада Татарстан Республикасының муниципаль районнарыннан һәм төрле шәһәрләрдән килгән 320 пенсионерны берләштерде. Ярышлар шәхси-команда зачетында үткәрелде. Анда 60 яшь һәм аннан да өлкәнрәк (ир-атлар), шулай ук 55 яшь һәм аннан да өлкәнрәк (хатын-кызлар) пенсионерлар катнашты. 
Яр Чаллы финалда катнашу өчен тугыз һәвәскәр спортчы кергән бер җыелма команда чыгарды. Аларның һәркайсы пенсионерлар Спартакиадасының шәһәр этабында төрле дисциплиналарда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Катгый көрәш нәтиҗәсендә, Чаллы командасы спортчылары өстәл теннисында 1 һәм 2 урыннарны яуладылар (Анатолий Семёнов һәм Рушания Хәйруллина). Ә винтовкадан ату буенча 2 урында Ринат Шәрәфиев калды.

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионер