Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар «Ватан Геройларына Дан!» Бөтенроссия конкурсына гариза бирә алалар

Ватан Геройлары көненә багышланган «Ватан Геройларына Дан!» Бөтенроссия ачык дистанцион (онлайн) конкурсына гаризалар кабул итү игълан ителде, ул «Без Бөек Ватаныбыз яклы» Бөтенроссия иҗади проекты кысаларында үткәрелә.

Конкурс Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан Геройлары көне уңаеннан 2021 елның 20 декабрендә узачак.
Конкурста катнашу өчен Россия Федерациясендә һәм БДБ илләрендә яшәүче Россия Федерациясе гражданнары, өч яшьтән һәм аннан өлкәнрәк сәләтле балалар, яшүсмерләр, иҗади яшьләр һәм өлкәннәр чакырыла. Конкурска мәктәп укучылары, студентлар, казак һәм башка корпуслар кадетлары, хәрби частьләрнең, көч структураларының хәрби хезмәткәрләре, югары хәрби уку йортлары һәм училищелар курсантлары, иҗтимагый оешмаларның һәм дәүләт учреждениеләренең иҗат коллективлары, шагыйрьләр, халык иҗатының җыр, музыка-инструменталь һәм хореография жанрларында башкаручы яшь авторлар һәм башкаручылар катнаша ала.
Чараның максаты - Россия гражданнарының патриотик хисләрен тәрбияләүгә юнәлдерелгән эшне көчәйтү.
Фестиваль-конкурсны оештыру һәм үткәрү РФ Президенты Хакимияте, Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә катнашучы дәүләтләрнең Парламентара Ассамблеясе, РФ Дәүләт Думасының Мәдәният комитеты, РФ Мәдәният министрлыгы, РФ Оборона министрлыгы, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Генераль советы, Санкт-Петербург хакимияте ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Фестиваль-конкурсны учредительләре: Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Ректорлар советы, Санкт-Петербург муниципаль берәмлекләр советы, «Владимир Беличенко Театр-студиясе» продюсерлык үзәге. Фестиваль-конкурсны оештыручы: «Мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренең иҗади берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс