Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларга COVID-19дан дүрт төр вакцина тәкъдим итәләр

Чаллылыларга берьюлы дүрт төр вакцина тәкъдим итәләр: «Гам Ковид Вак» (Спутник V), «Спутник лайт», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак».

Агымдагы атна ахырына кадәр шәһәргә 100 доза «КовиВак» вакцинасы кайтарылачак, аның белән үз дәвалау учреждениеләрендә көтү кәгазенә язылган чаллылыларга прививка ясыячаклар.
«Спутник лайт»ның беренче партиясе шәһәргә 1 500 доза күләмендә кайткан, якын арада тагын 500 доза китерү планлаштырыла. Бу вакцина бер компонентлы, ул, беренче чиратта, авыруны кичергәннән соң 6 айдан соң авыручылар өчен билгеләнгән.
Россиянең барлык коронавирус вакциналары үз нәтиҗәлелеген исбатлады, һәм белгечләр, көтү кәгазеннән чират җиткәнен көтеп тормыйча, хәзер үк прививка ясатырга киңәш итә.
Яр Чаллыда көн саен 1 000 – 1 200 кеше прививка ясата, шуларның 160ка якыны - «Омега» сәүдә үзәгендә.
Хәзерге вакытта беренче компонентны 100 477 Чаллы кешесе ясаткан, икенчесен - 72 848.
Поликлиникада вакцинациягә регистратура аша яки 122 номер буенча язылырга мөмкин. Телефон номерлары дәвалау оешмасының сайтында күрсәтелгән.
РФ Дәүләт хезмәтләре порталында һәм ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында кирәкле мәгълүматны алырга мөмкин булган махсус бүлек булдырылды.
Шулай ук «Омега» сәүдә үзәгендә алдан язылмыйча, чират тәртибендә, көн саен 13:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр прививка ясатырга мөмкин. Паспорт, ОМС полисы һәм СНИЛС булуы мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: короновирус чир авыру сәламәтлек

2
X