Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларның пенсияләре индексацияләнәчәк

2020 елда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 1 гыйнвардан 6,6% ка индексацияләнәчәк, бу фаразланган инфляция күрсәткеченнән югарырак. Пенсия фонды идарәсе пенсия күләмен арттыру һәр кешенең шәхси рәвештә булачак, дип хәбәр итә. Әйтик, 2019 елның декабрендә иминият пенсиясе 15 000 сум булса, өстәмә сумма 1000 булачак, әгәр гражданин 10 000 сум алса, аңа 700 сумга якын өстәмә акча көтелә.

2019 елда гыйнвардан һәм апрельдән башлап, индексация нәтиҗәсендә 151 меңнән артык чаллылыга пенсияләр өзлексез рәвештә яңа күләмдә түләнде. Февральдэ айлык акчалата түләүләрне индексацияләү, августта эшләүче пенсионерларның пенсияләрен яңадан исәпләү үткәрелде. 2019 елда шәһәрдә барлыгы 25 млрд сумлык пенсия һәм пособиеләр түләнгән. 

 Нәтиҗәдә, Чаллыда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 14 400 сум тәшкил иткән, барлык пенсияләрнең уртача күләме-13 800 сум. 

 Моннан тыш, Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге 30 елдан артык авыл җирлегендә яшәүче эшләмәүче пенсионерларны ачыклау өчен республикада өч йөз меңнән артык пенсия эшен анализлаган, нәтиҗәдә, 60 меңнән артык пенсионер 2019 елның гыйнварыннан 1333 сумга пенсия алган. Быел, пенсия системасы параметрлары үзгәрүгә бәйле рәвештә, өч һәм дүрт баласы булган аналарны, шулай ук озак стажлары булган гражданнарны - ир-атлар өчен 42 ел һәм хатын-кызлар өчен 37 ел булган аналарны ачыклау буенча чаралар үткәрелде. Алар белән пенсия сорап үз вакытында мөрәҗәгать итүләрен тәэмин итү буенча адреслы эш алып барыла. 

Шулай ук республика буенча бердәм кереме булмаган барлык эшләмәүче пенсионерларга ел дәвамында пенсиягә өстәмә социаль түләү гамәлгә ашырылды, ул аларның керемнәрен тиешле дәрәҗәгә җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев