Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен 1 млрд 117 млн сум бурычы җыелган

Коммуналь хезмәтләр өчен бурычы җыелган кешенең хәтта транспорт чарасын да алырга мөмкиннәр.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларга багышланган матбугат конференциясе үткәрде. Бүгенге көндә чаллылыларның гомуми бурычы 1 млрд 117 млн сумны тәшкил итә. Бу узган елны шул чоры белән чагыштырганда 62 млн сумга кимрәк. 

“Торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында һәм тулы күләмдә түләргә кирәк. Түләнмәгән очракта, идарә итү компанияләрнең бурычларны җыюның үз ысуллары бар. Барыннан да элек, бу – ресурсларны чикләү. Гамәлдәге кануннар нигезендә, идарәче компания, йортта яшәүчеләргә бурыч турында хәбәр иткәннән соң, ресурслар белән тәэминитүне чикләргә хокуклы. Бу – бик үтемле чара. Әмма без аның яклы түгел. Электр энергиясеннән яки башка ресурслардан чикләмәсеннәр өчен шәһәрдәшләр  коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләсеннәр иде”, - ди Илья Зуев.

Бурычларны түлләттерү өчен милеккә арест та салынырга мөмкин. Бу ысулны суд приставлары актив куллана.

Моннан тыш, шәһәрдә автомобильләргә арест салу хезмәте дә актив эшли. Кешене хәтта транспорт чарасында хәрәкәт иткәндә дә туктатырга мөмкиннәр. Автомобиль физик яки юридик затның җыелган барлык бурычларын,  шул исәптән, ТКХ өчендә, түләтү максатыннан алына.

фото:https://trubinskoe-sp.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жкх торк йорт