Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 7 нче поликлиникасы кадрлар җәлеп итү буенча эшне дәвам итә

7 нче поликлиниканың баш табибы Александр Попов Ижау дәүләт медицина академиясендә булды. Бүген сәламәтлек саклау оешмалары вәкилләре медицина югары уку йортының дәвалау һәм педиатрия факультетларының 6 курс студентлары белән очраштылар. .

Булачак табибларга Татарстан Республикасының дәвалау оешмаларында эшкә урнашу перспективалары һәм белгечләргә ярдәм итүнең кабул ителгән чаралары турында сөйләделәр. Бу – табибларга ТР Хөкүмәте грантларын бирү программасы да, максатчан ординатурага юллама да, читтән килүче белгечләргә Чаллы мэры грантын бирү дә. Әлеге чараларның барысы да республикага илнең төрле төбәкләреннән белгечләрне җәлеп итәргә һәм беренчел звенода кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итәргә ярдәм итә.

"Медицина югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итү буенча эшнең нәтиҗәсе – 2021 елда поликлиникага 19 табибны һәм быел дүрт табибны эшкә урнаштыру. Бүгенге көндә поликлиникада табиблар белән тәэмин ителеш шәһәрдә иң югарыларның берсе – 86%. Бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк дип саныйм", – дип билгеләде 7 нче поликлиниканың баш табибы Александр Попов.

Шулай ук онлайн форматта Саранск шәһәре Н.П. Огарев исемендәге Мордовия дәүләт университетының медицина институты студент-медиклары белән очрашу узды. Анда 7 нче поликлиниканың баш табибы урынбасары Ирина Петрова катнашты.

QR-код буенча медицина югары уку йорты студентлары мессенджердагы чатка керделәр, анда алар поликлиникага эшкә урнашу буенча кызыксындырган сорауларын бирә алачаклар.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев