Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 7нче дәваханәсендә COVID-19 белән авырган булачак әниләр өчен реабилитация оештырыла

7нче поликлинканың амбулатор медицина реабилитациясе бүлегендә булачак әниләргә сәламәтлекләрен торгызырга ярдәм итә торган программа старт алды.

Йөкле хатын-кызлар белән мультидисциплинар тернәкләндерү бригадасы эшли: табиб-реабилитолог, терапевт, медицина психологы, массажистлар, дәвалау физкультурасы буенча инструкторлар.
Һәр пациентка өчен табиблар, сәламәтлек торышына һәм медицина күрсәтмәләренә бәйле рәвештә, индивидуаль сәламәтләндерү программасын сайлап алалар. Программа сулыш гимнастикасын, бассейнда дәресләрне, массажны, тренажерларда дәресләрне үз эченә кертә ала.
Вируслы пневмонияләр белән стационар яки амбулатор дәваланудан соң 14 көннән соң авыручы йөкле хатын-кызлар 7 нче поликлинкага тернәкләнү өчен юллама ала алалар.
Реабилитация алдыннан яшәү урыны буенча поликлиникага терапевтка мөрәҗәгать итәргә һәм кирәкле тикшерүләр узарга кирәк.
Хәзерге вакытта 7нче поликлинкада коронавирус инфекциясеннән соң реабилитацияне 24 йөкле хатын-кыз узды инде.

 

http://nabchelny.ru/  Фото: russianireland.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек