Шəhри Чаллы

Чабаксарда Чаллы автобусы янган

Салонда 13 пассажир булган.

Чабаксарда Яр Чаллыдан «РариТЭК» компаниясенең LOTOS пассажир автобусы янган. Гадәттән тыш хәл кичә булган, техникадан металл өеме генә калган.

Автобусга көндез ут капкан.  Янгын, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, автобусның арткы хәрәкәт итү өлешендә башланган. Салонда 13 пассажир булган. Шофер тиз генә ишекләрен ачкан һәм аларны урамга чыгарган. Янгын сүндерүчеләрне чакырып, ул мөстәкыйль рәвештә утны сүндерүгә керешкән. Урынга ике янгын сүндерү техникасы килгән, машинаны тиз арада сүндергәннәр, әмма ул тулысынча янып өлгергән. Зыян күрүчеләр юк.

Исегезгә төшерәбез, LOTOS автобусын элегрәк Яр Чаллыда Николай Тятюшкинның «Пассажирлар ташу» компаниясе сынаган иде. Әмма Тятюшкин аны кыйммәт булу сәбәпле, сатып алудан баш тартты.

Чыганак:Челны-биз

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: