Чаллының бер йорт ишегалдында машина йөртүче 13 яшьлек яшүсмерне бәрдергән
Яңалыклар тасмасы

Чаллының бер йорт ишегалдында машина йөртүче 13 яшьлек яшүсмерне бәрдергән

Бәхеткә, җәяүле артык зыян күрмәгән.

Шимбә көнне 19:30да Яр Чаллыдагы Сидоровка бистәсенең бер ишегалдында "Лада Гранта" автомобиле руле артындагы 38 яшьлек йөртүче 13 яшьлек яшүсмерне бәрдерә.
ЮХИДИнең беренчел мәгълүматлары буенча, егет юл өлешен узган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, җәяүлегә медосмотр кирәк булган, табиблар яшүсмерне караган һәм хастаханәгә салу өчен сәбәпләр тапмаган.

Фото: chelny-izvest.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


машина авария дтп

Нет комментариев