Чаллының Боровецк урманында бер ир адашкан
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Боровецк урманында бер ир адашкан

Ул төнлә ял базасы территориясеннән китеп бара һәм адаша.

6 сентябрьдә, Чаллы янында 26 яшьлек ир-ат Боровецк урманында урнашкан "Оазис" ял базасы территориясеннән киткән һәм адашкан. Кешенең югалуы турындагы хәбәр 00:45 сәгатьтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Идел буе регионара идарәсе Яр Чаллы филиалының дежур сменасына килә.
Коткаручылар адашкан ир-атны иртәнге сәгать өчләр тирәсендә тапканнар һәм аны Тукай районы полиция бүлегенең хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Фото: ЧИ

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


югалу

Нет комментариев