Чаллының эчке эшләр идарәсен кем җитәкләячәк?
Яңалыклар тасмасы

Чаллының эчке эшләр идарәсен кем җитәкләячәк?

Моңа кадәр идарәне җитәкләгән Надир Закиров әлегә отпусктта, аннан соң ул яңа эш урынына күчәчәк.

Чаллының эчке эшләр идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча идарә башлыгы урынбасары – полиция башлыгы Михаил Чекмарев башкарачак.
Моңа кадәр идарәне җитәкләгән Надир Закиров әлегә отпусктта, аннан соң ул яңа эш урынына күчәчәк.  
Закировны тантаналы төстә озату һәм Яр Чаллы полиция гарнизонының яңа җитәкчесен тәкъдим итү июнь аенда булачак дип фаразлана.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хокук полиция фаҗига

Нет комментариев